Яшенле яңгырлар һәм 32 градус эссе көтелә

Төбәккә антициклон үтеп керү сәбәпле, бик җылы, коры һава урнашты. Республикада көндез термометрның терекөмеш баганасы +25...+30 градуска кадәр күтәрелә. Тәүлеклек уртача температура – нормадан 3-4 градуска артыграк.

Алдагы тәүлектә – 1 августта һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы +26...+31 градус булачак. Төнге сәгатьләрдә +10...+15, көнбатыш районнарда +19 градуска кадәр.

Ял көннәрендә дә эссе һава сакланып калачак. Көндезге сәгатьләрдә +27...+32 градуска кадәр, төнлә +14...+20 градус. Шимбә – 2 августта көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып үтәчәк. Секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин. Якшәмбе – 3 августта да урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында яңгырлы эссе һава сакланып кала. Көндезге сәгатьләрдә температура +27...+32 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре