Франция, Испания, Италия, Греция, Албания һәм башка илләрдә халык ярсуы урамнарда ташкын булып ташыды. Көнбатышта киләсе шимбә – 31 октябрьне шомланып көтәләр, чөнки соңгы елларның иң масштаблы протесты шул көнне булыр дип уйланыла. Социаль челтәрләрдә барган хәрәкәт шуңа ишарәли.
Башка вакыт булса, Европада рецессия, кризис, дип быргы кычкыртырлар иде, хәзер бу хакта эндәшмиләр. Көчәеп бара торган кризистан чыгу юлын беркем дә күрми чөнки. Европа икътисадындагы вазгыятьне бер генә факт белән сурәтлик: Бөекбританиядә җан башына электр энергиясе куллану 1970 нче еллар башы дәрәҗәсенә кадәр кимеде. Тиктомалдан гына Бөекбритания хөкүмәте Be Ready («Әзер бул») дигән кампания игълан итмәде. Халыкны сугыш, террорчылык һөҗүмнәре, киберһөҗүмнәр яки инфраструктураның киң масштабта эштән чыгуы очрагында ким дигәндә 72 сәгать дәвамында мөстәкыйль яшәүне тәэмин итәргә чакырдылар.
Франция Премьер-министры Лекорню социаль челтәрләрне чикләү турында сүз алып бара. Макрон: «Протестлар барышында мәгълүмат белән манипуляцияләү максатыннан чит илләрнең катнашуы булды», – дигән белдерү ясады. Француз Президенты фетнә башында исламчылар тора дигән ялган хәбәрләрне кире какты. Киресенчә, гыйсъянчылар белән Израильдән торып дирижерлык итәргә тырышулары хакында фактлар күп.
Вазгыять уңайланыр дигән өмет аз. Азия социаль челтәрләрендә «Париж буйлап 2027 елда экскурсия» дигән видео популярлашты. Видеода Париж урамнарында туплар шартлый, позицион сугышлар бара. Израильнең «9 нчы канал»ы «Дөньяга ачлык яный: 2027 елда азык-төлек бәяләре күккә күтәреләчәк» дигән сюжет эшләде.
Вазгыять шулай катлауланып барганда, Сербиядә сайлау узды. Илнең гамәлдәге лидеры Вучич вакытыннан алда сайлау үткәреп, иярдә утырып калырга теләгән иде. Ектылар. Искә төшерик: 2024 елның ноябрендә Нови-Сад шәһәрендәге тимер юл вокзалы бинасының түбәсе ишелеп төшеп, 16 кеше һәлак булган иде. Фаҗига дәүләт учреждениеләрендәге коррупция, төзелештәге җавапсызлык һәм хакимиятнең эшчәнлеге турында киң протестларга этәргеч бирде. Студентлар университетларда укуларны туктатып, протестлар һәм җыелышлар оештырды. Шул чакта оешкан «Студентлар исемлеге» дигән сәяси хәрәкәт сайлауда җиңде дә инде. Вучич үзенең җиңелүендә глобаль рәвештә дөнья белән идарә итәргә тырыша торган «яшерен хөкүмәт» дип аталган кара көчне гаепләде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез