Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Стратегия действий в интересах граждан старшего поколения в РФ до 2030 г.» дигән яңа документ кабул итте. Андый стратегияләр даими эшләнеп тора, әмма яңасы бераз үзенчәлеклерәк.
Монысында өлкәннәрне актив тормышка киңрәк тарту күз алдында тотыла. Әйтик, спорт белән даими шөгыльләнүче өлкәннәр 45 процентка җитәргә тиеш дип планлаштырыла. Картларга социаль хезмәтләр күрсәтүне яхшырту, гомер озынлыгын арттыру кебек максатлар да куелган, билгеле. Әмма лаеклы ялга чыккач та карьераны дәвам иттерү перспективасы турында күбрәк уйларга туры киләчәк. Хезмәт министрлыгы шулай планлаштыра. Шуннан башка хәзер мөмкин түгел, чөнки өлкән яшьтәгеләр саны арта, яшь алмаш килүе кими.
Рәсми мәгълүматлар сөендерерлек түгел. 2020 елда өлкәннәр халыкның 29,4 процентын тәшкил иткән, ә 2024 елда 30 процентлы чикне үткәннәр. 2016 елда эш яшендәге 1000 кешегә 413 пенсионер туры килсә, 2024 ел башына инде сан 471 гә җиткән. 2018 елда пенсия яшен күтәрүләрен дә искә алсак, нисбәтнең пенсионерлар файдасына үсүе икътисад өчен бер дә яхшы түгел. «Стратегия» шуны искә алып, өлкән яшьтәгеләрнең икътисадый активлыкларын үстерү һәм, ялга чыккач та, эш урыннарын саклау мөмкинлеге бирүне күз алдында тота. Кадрлар дефициты шул рәвешле кимер дип уйланыла.
Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләүдән туктагач, аларның саны ике тапкыр диярлек кимүен искә төшерик әле. Югары җитәкчелек бу хатасын төзәтте инде. Яңа пенсионерлар индексациягә хокуклары киселүдән курыкмыйча эшли ала. Бу яхшы стимул: эшлисең һәм пенсияң дә арта. Дөрес, стимулның тагын да яхшырагы бар, билгеле. Котырган инфляция нәтиҗәсендә реаль пенсия күләме кискен кими. Югалтуны индексация каплый алмый. Картлык акчасына гына яшәү кырыс диета шартларында гына мөмкин булып бара. Социологлар Татарстанда лаеклы хезмәт хакы 250 мең сум дип исәпләп чыгарганнар бит әле. Халык фикеренчә, минималь яшәү күләме 43 мең сумга тигез булырга тиеш икән. 13 мең сум пенсиягә яшәүчеләрнең байтак булуын искә төшерсәк, аларның, картайдым дип, мич башында ята алмаячагын чамаларга була. Финанс аналитигы Владислав Антонов әнә ел башыннан реаль азык-төлек инфляциясе 50–100 процентка җитте, хәтта аннан артыграк та әле дип саный. «Парламентская газета», оливье салаты быелның 11 ае эчендә 70 процентка кыйммәтләнде, дип исәпләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез