Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгыннан ведомство җитәкчесенең ике урынбасары – Денис Лулаков белән Айгөл Сабирова вазыйфаларыннан киткән. Бу хакта алар үзләренең Telegram-каналларында хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.
"Мин Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында үз эшемне тәмамлыйм. < > > 952 көн эчендә минем кулларым аша 18 меңнән артык документ узды. Ләкин башкасы күпкә мөһимрәк – бу вакыт эчендә без кешеләр белән бергә идек. Эксперт бергәлеге Татарстанны белә һәм хөрмәт итә», – дип язган Лулаков һәм остазларына, хезмәттәшләренә, яшьләргә рәхмәтен белдергән.
"952 көн. Күпме бу, азмы? Белмим. Ләкин вакыйгаларга бай, якты һәм бәяләп бетергесез. Без булдык. Һәм безнең эшебезнең яшәвен аңлау яхшы, ә яңа команда инде үз бүлеген яза. < > > Киләсесендә яңа штрихлар ясый башлау өчен йөрәгемдәге җылылык һәм мәхәббәт белән мин бу бүлекне ябам,"– дигән Сабирова. Саубуллашу постларында алар шулай ук министрлыкның иң әһәмиятле казанышларын санап чыкканнар һәм хушлашмаска вәгъдә иткәннәр. ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасарларының Telegram-каналларында постлары чыкканчы ук ведомство сайтыннан алар турындагы битләр алынган булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез