Яшьләр эшләре министрлыгы белән Үзәк сайлау комиссиясе арасында килешү имзаланды

Бүген Казанда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән республиканың Үзәк сайлау комиссиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Әлеге документ дүрт төп юнәлешне күздә тота. Килешүне тормышка ашырганда яшьләр арасында хокукый культура һәм сайлауда активлыкны арттыру, уртак проектларны тормышка ашыруны күздә тоталар.
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, әлеге килешү яшьләр арасында сайлауга карата җаваплы мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итәчәк.
Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков фикеренчә, әле кичә генә 18 яше тутырган кешегә нинди хокуклары барлыгын, сайлау системасының ни икәнен белү бик кирәк.
Март аенда Татарстанда 214 мең кеше Россия Президентын сайлауда тәүге мәртәбә катнашачак. 86 мең кеше, сайлау участогына тәүге мәртәбә киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре