Бүген берьюлы өч районда җитәкчелек алмашынды. Яңа Чишмәгә – Егор Тарнавский, Менделеевскига – Роберт Искәндәров, Түбән Камага Радмир Беляев килде. 33, 36 һәм 38 яшьлек җитәкчеләр. Бу әле соңгы үзгәрешләр түгел. Тагын берничә районда яңа башлыклар булачак.
Тәҗрибәсе җитәрлек
Менделеевск районында башлык алмашынасы киң җәмәгатьчелеккә дүшәмбе көнне Түбән Камада узган утырыштан соң билгеле булды. Ник Түбән Кама дисәгез, бу район белән идарә иткән Рамил Муллин утырышта үз вазыйфасыннан китәчәген игълан итте. Ә аның урынына Менделеевскидан Радмир Беляев киләсе ачыкланды. Димәк, тагын бер районда башлык алмашына дигән сүз. Соңрак үзгәрешләр буласы районнарның күбрәк икәнен хәбәр иттеләр.
Мондый үзгәрешләр район советларының чираттан утырышларында кабул ителә. Менделеевскида узган утырышта Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнашты. Район башлыгы вазыйфасыннан киткән Радмир Беляевка ул Татарстан Рәисе исеменнән рәхмәт әйтте, башкарган эшләре өчен мактады һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. «Идарә итү тәҗрибәсе, ирешкән нәтиҗәләре аңа яңа бурычларны үтәргә булышачак», – диде Премьер-министр. Сүз уңаеннан, 38 яшьлек Радмир Беляев район башлыгы вазыйфасына 2021 елда керешкән иде. Алга таба район белән 33 яшьлек Роберт Искәндәров идарә итәчәк. 2022 елдан бирле Башкарма комитетны җитәкли ул. Рәсми рәвештә район башлыгы дип игълан ителү өчен башта депутат булып сайланырга кирәк.
Елганың теге ягында
Шуннан соң Радмир Беляевка Түбән Камада район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын ышанып тапшырдылар. Хәер, ул биредә дә ят кеше түгел. Заманында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Хәзер исә республиканың нефтехимия үзәгендә төп җаваплылык анда булачак. Ә элеккеге җитәкче Рамил Муллин бу вазыйфада өч кенә ел эшләп өлгерде. Алексей Песошин кулыннан «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медален алган түрә халыкка алга таба Татарстан Рәисе ярдәмчесе буларак хезмәт итәчәк.
Казаннан – Яңа Чишмәгә
Яңа Чишмәдә узган утырышка Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде һәм элеккеге башлыкка рәхмәт әйтеп, яңасына уңышлар теләде. «Вячеслав Михайлович – бар эштә дә төгәл һәм җаваплы кеше. Үз территориясендә яшәүчеләр дип борчылды», – диде ул һәм Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы, Хөкүмәт исеменнән рәхмәт әйтеп, Вячеслав Козловка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды. Бу – Татарстандагы иң зур рәсми бүләк. Районның рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, Вячеслав Козлов бу вазыйфага 1998 елда керешә, аннары 2000–2010 елларда Чистай районын җитәкли һәм кабат Яңа Чишмәгә кайта, «глава» булып тагын 15 ел эшли.
Район башлыгы эшенә рәсми рәвештә керешкәнче, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкарачак Егор Тарнавскийга исә 36 яшь. Ул Чехословакиядә дөньяга килгән. Аны Чүпрәле районында да яхшы беләләр. Ә соңгы елларда Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары булып эшләде.
Арчадан соң Әтнәдә
25 апрельдә район советы утырышы Әтнәдә уза. Район башлыгы 75 яшьлек Габделәхәт Хәкимов бу вазыйфаны 1991 елдан бирле башкарды һәм «глава»лар арасында аксакал санала. Аңа рәхмәт әйтеләчәк һәм яңа җитәкчегә уңышлар теләнәчәк җыелышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашыр дип көтелә. Монысы да – Габделәхәт әфәндегә хөрмәт билгесе.
Билгеле булганча, өч атна элек Әтнә күршесендәге Арча районында да җитәкчелек алмашынды. Хәзер анда Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын Алмаз Хисаметдинов башкара. Элек ул Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы булды. Арчаның элеккеге «глава»сы Илшат Нуриев исә Казан дәүләт аграр университетын җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез