Бу хакта ул җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында әйтте. “Бүгенге шартларда виртуаль дөнья балаларның киләчәге өчен куркыныч тудыра. Тикшерүләр күрсәткәнчә, балалар, үсмерләр һәм яшьләр тәүлегенә 4-9 сәгать интернетта утыра. Атналык күрсәткечләрне алсак, әлеге сан 24 сәгатьтән дә артып китә. Атнаның бер көнен тулысынча интернетка багышлый дигән сүз бу”, – диде министр.
Азат Кадыйров сүзләренә караганда, балалар арасында ясалма фәһемнең таралуы кешеләргә (әти-әниләргә, укытучыга) түгел, ә цифрлы дөняга ышаныч барлыкка китерә. “Шул ук вакытта ясалма фәһем – ул фәкать куркыныч кына дигән сүз түгел, төрле буын әлеге технологиядән үзенчә: мәктәп укучылары – белем алуда ярдәмче буларак, 20 яшьтән узганнар – контент белән эшләгәндә файдалана, 30-35 яшьтән өлкәнрәкләр ясалма фәһем ярдәмендә видео, программалаштыру кебек тагын да катлаулырак бурычлар хәл итә. Безнең бурыч – әлеге тенденцияне күңел ачудан һөнәри үсешкә юнәлтү”, – диде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез