Яшьләр парламенты еллык эшенә йомгак ясады

«Сезнең сүз яшьләргә үтә, сезне ишетәләр». Яшьләр парламентының уникенче утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай диде. Утырышта узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

– Яшьләр алдында сүзегез үтемле, дәрәҗәгез зур. Шуңа күрә сез бердәмлек үрнәген күрсәтергә тиеш. Бу март аенда булачак Россия Президентын сайлаулар һәм сентябрьдәге Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар башланыр алдыннан аеруча мөһим, - диде Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентарийларга. – Яшьләргә аңлату эшенә актив кушылырга, сайлау кампанияләренең мөһимлеге турында сөйләргә кирәк. Бу бигрәк тә беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә кагыла. Сез укуда да, эштә дә, иҗтимагый-сәяси тормышта да алдынгы булырга тиеш.

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, республиканың социаль-икътисадый үсешендә яшьләрнең роле зур.

– Хәзерге катлаулы вазгыятьтә безгә бурычларны бергәләп хәл итәргә һәм республика үсеше темпларын саклап калырга кирәк. Татарстан сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм социаль-икътисадый үсеш буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияләрдә тора. Бу уңышларда яшьләребезнең дә өлеше зур. Актив гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре