Бүген парламент бинасында Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Россия өчен» Халык фронты» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Дәүләт Советы депутаты, «Халык фронты»ның төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов һәм Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев кул куйды.
– «Халык фронты» белән без инде беренче ел гына хезмәттәшлек итмибез һәм шунысы сөендерә: Яшьләр парламентының икенче чакырылышы эшли башлаганнан соң берничә көн узгач, яшь парламентарийлар «Халык фронты» активистлары сафында махсус хәрби операция хәрбиләре һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү кебек уртак проектларны гамәлгә ашыра башладылар, – диде Дамир Нургалиев. – Шушы көннәрдә генә бездә яңа профильле "Мол.контроль" проекты старт алды, ул мөрәҗәгатьләрне җыюга һәм гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Без аны Татарстан Республикасының «Халык фронты» белән берлектә гамәлгә ашырачакбыз. Безне уртак максат – республикабызның, илебезнең чәчәк атуына омтылу берләштерә.
Дамир Нургалиев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта яшьләр парламенты «яшь парламентарий мәктәбе» дип аталган чираттагы профильле проект әзерли, анда «Халык фронты» әгъзалары экспертлар һәм тренерлар ролендә чыгыш ясаячак.
Дәүләт Советы депутаты алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерде. «Бергәләп күп эшләр башкара алырбыз дип ышанам, – диде ул. – Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгында мондый хезмәттәшлек аеруча әһәмиятле».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез