Санкт-Петербургның Выборг районында 13 яшьлек яшүсмер үзенең 14 яшьлек танышына «ОСА» травматик пистолетыннан аткан. Җинаять эше кузгатылган, суд яшүсмерне өй арестына җибәргән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Вакыйга 3 сентябрьдә яшүсмер яшәгән бүлмәдә булган. Тикшерү версиясе буенча, ул пистолетны кызның йөзенә төбәп, белә торып аткан. Кыз алган яралар сәламәтлеккә авыр зыян китерү дип бәяләнгән.
Вакыйгадан соң яшүсмер үзе полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше корал кулланып сәламәтлеккә белә торып авыр зыян китерү маддәсе буенча кузгатылган.
Тикшерү яшүсмерне сак астына алуны сораган. Аның качып китәргә һәм зыян күргән кызга басым ясарга мөмкин булуы әйтелгән. Әмма гаепләнүче моңа каршы чыккан, гаебен өлешчә генә таныган һәм өй аресты билгеләүне сораган. Суд аның үтенечен канәгатьләндергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез