Газетага язылу

Яшүсмер улына мотоцикл сатып алган ана суд каршына басачак

Нурлатта яшәүче хатын 16 яшьлек улына мотоцикл сатып алган өчен судка каршына басачак. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Хокук саклаучылары мәгълүматлары буенча, 2024 елның 15 маенда хатын-кыз улына KAYO маркалы мотоцикл сатып алган. Шул ук вакытта ана баласының «А» категорияле машина йөртү таныклыгы булмавын белгән. Нәтиҗәдә яшүсмер автомобиль белән бәрелешкән һәм уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган.

Әлеге җинаять эше судта карала, диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре