Бер генә бала да бүләксез калмады. Узган җомгада Мамадыш районының Түбән Яке авылы мәдәният йортында хезмәттәшебез Гөлгенә Шиһапова әтисе Мансур Шиһапов истәлегенә оештырган яшь иҗатчылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.
– Әлеге бәйгене туган авылымда уздыруның сәбәбе – авылдашларны бергә җыясым килү. Бу чара – бәйгегә йомгак ясау гына түгел, истәлекләр барлау да. Әлеге эшебез белән без яшь буынга үрнәк күрсәтәбез, – ди хезмәттәшебез. – Быел берәүне дә бүләксез калдырмадык. Дүрт юллы шигырь язган баланы да үсендерергә кирәк. Телефон, интернет заманында кулына каләм тоттырып, бәйгегә эшләр яздыра алганбыз икән, бу инде – үзе җиңү.
Быел унынчы мәртәбә узган республикакүләм бәйгегә барлыгы 50ләп иҗади эш килгән. Катнашучыларның географиясе киң – Татарстанның төрле районнары белән беррәттән, күрше Башкортстаннан да яшь каләмчеләрнең иҗат җимешләрен кабул итеп алганнар. Эшләрне исә, елдагыча, төп оештыручы белән бергә КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин һәм шушы ук кафедра доценты, журналист Рәсимә Галиева бәяләгән. Васил Гарифуллин бүләкләү тантанасында да катнашты.
– Бу бәйгенең киләчәге матур булсын иде! Аның нәкъ менә Гөлгенә туган авылда узуы аеруча күңелле һәм кадерле. Шулкадәр ихлас, рәхәт бәйрәм бу. Бәйгедә катнашкан һәр балага уңышлар телим. Иҗатыгыз белән безне сөендереп торыгыз! – диде ул, җиңүчеләрне котлап.
Әйткәнебезчә, әлеге бәйгене Гөлгенә Шиһапова фаҗигале төстә 39 яшендә вафат булган әтисе – кыска гына гомерен балалар укытуга багышлаган Мансур Шиһапов истәлегенә уздыра.
– Әтиемнең әллә нинди зур исемнәре булмады. Ул гап-гади укытучы булып хезмәт итте. Гомере булган булса, зур уңышларга ирешер иде дә... Тик мин гади укытучыны хөрмәтләү яклы. Дәрәҗәле кешене болай да зурлыйлар аны, – ди хезмәттәшебез.
Әнә шул максаттан һәм 2023 елның Россиядә Укытучы һәм остаз елы булуын исәпкә алып, бәйге уздырыла башлаганнан бирле күп укучылар әзерләгән һәм, гомумән, һөнәренә фидакарьләрчә хезмәт иткән укытучыларга – биш якташына Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин карары белән бирелгән «Мактаулы остаз» мактау билгесен тапшырды ул.
– Укытучы хезмәтенең никадәр авыр икәнен беләм мин. Әтиемнең укытып кайткач, хуҗалык эшенә ашыгуы, аннан соң төн буе стена газеталары чыгаруы, дәрескә план язуы хәтердә. Ул вакытта, чынлап та, укытучыга хөрмәт зур иде. Ә хәзер бар да башкача. Укытучы укучы һәм аның әти-әнисеннән куркып тора. Шуларны уйлыйм да, укытучыларга үзләре исән чакта һәйкәл куяр идем, дим. Быел бәйгегә 10 ел тулу уңаеннан, бәйгегә өлеше кергән, күп еллар безгә белем биргән, зур эшләре булып та читтә калган остазларга игътибар җәлеп итәсебез килде. Аларга бик рәхмәтлебез. Алар булмаса, мондый зур бәйрәм ясап булмас иде, – ди Гөлгенә Шиһапова.
Мондый дәрәҗәле бүләк алганнан соң, укытучылар әле озак кына шатлыклы күз яшьләрен тыя алмады. Мамадыш районының Җәнлек совхозы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 39 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Гөлнур Әлмиева әле дә шул хисләрдән арына алмый икән.
– Мондый бәйгеләр дәвамлы булсын! Үзем чыгышым белән Түбән Яке авылыннан булгач, бик тә тирән кичерешләр, дулкынлану, онытылмаслык хисләр белән кайттым. Чара бер сулышта үтте. Һәр баланы, укытучыны зурлау, хезмәте кергән барлык кешеләрне олылау, халкыбызны бер йодрыкка туплау, берләштерү кебек матур сыйфатлар күзгә бәрелеп торды. Укучыларның сәхнәдәге искиткеч чыгышлары, иҗади эшләр, каләм тибрәтүчеләрнең язмалары... Бигрәк тә шушы бәйгене оештыручыга – «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Мансур кызына рәхмәтләремне белдерәсем килә, – диде Гөлнур ханым.
Сүз уңаеннан, аның укучысы Әмир Фәрхуллин бәйгедә гран-прига ия булды. Әмир хәзерге вакытта 10 нчы сыйныфта белем ала. Киләчәктә үзен журналистика өлкәсендә күрә. Журналист булырга хыялланучы егетләр – бик сирәк күренеш хәзер. Кем белә бит, бәлки, Әмир хезмәттәшебез дә булып куяр әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез