Явып узган карлар игеннәр өчен файдага гына. Бердән, туфракта дым тупланса, икенчедән, зарарлы корткычларны юк итте.
Бу турыда журналистлар белән очрашуда “Агросәнәгать комплексы продукциясенгың сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү буенча федераль үзәк” Татарстандагы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин әйтте.
– Быел бик үзенчәлекле ел. Кемдер 1975 нче елга охшата. 2010 ел белән охшатучылар да күп. Шөкер, бу көннәрдә яуган карлар, яңгырлар файдага гына булды. Суыкларның да зыяны юк. Алар зарарлы корткычларны юк итәргә ярдәм итте. Шуңа күрә без шат кына, монда сөенергә генә кирәк. Туфракта дым кышын, көзен һәм, гомумән узган ел нәтиҗәләре буенча аз иде. Дөрес, кайбер районнарда арпаларны чәчеп тәмамладылар инде. Ләкин әле бодай, кукуруза һәм көнбагыш чәчәсе бар. Алар өчен туфрак әзер түгел. Безгә исә уңышлы ел киләсенә өметләнергә генә кала, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез