"Яхшы яшиләр иде": ана кеше башта балаларын үтергән, ә аннары - үзен

Екатеринбургта хатын-кыз үз балаларын үтергән һәм үз-үзенә кул салган.

Һәлак булучының исеме Наталья. Ул ире һәм ике баласы белән шәхси секторда яшәгән һәм, җирле халык сүзләренчә, яхшы гаилә булып саналганнар.

- Барысы да әйбәт иде. Ире дә яхшы, аларның йортларын үзе төзеде. Бай дип әйтмәсәк тә, яхшы яшәделәр, - ди күршесе.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, балаларга 5 һәм 8 яшь булагн. Бүген, 25 мартта, Наталья аларны үтергән. Шуннан соң ул Техническая урамындагы күп катлы йортка килә һәм үз-үзенә кул сала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре