Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар йөк озатылды. Бу юлы ярдәм – мәктәп укучылары өчен. Яңа уку елы алдыннан аларны уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар белән сөендерәчәкләр. Ярдәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысасында тормышка ашырыла. Аны озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Cекретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.
– Бу безнең Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 25 нче сәфәребез. Махсус хәрби операция башланганнан бирле яңа төбәкләргә партиянең төбәк бүлеге 200 млн сумлык 2,5 мең тонна ярдәм җибәрелде. 165 йөк машинасы озатылды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әлеге акциягә шәхсән үзе катнашты. Безнең партиянең инициативасын хуплавы өчен зур рәхмәт аңа. Гомумән, анда авыр шартларда яшәүче халыкка ярдәм итүче һәр кешегә зур рәхмәтемне белдерәм.
Фәрит Мөхәммәтшин гуманитар ярдәм җыю буенча республиканың илдә алдынгылар рәтендә булуын искәртте.
– Бу ярдәм алар өчен бик көтелгән һәм үз вакытында. Эчәргә су да кирәк, төзелеш материаллары да кирәк, әмма балалар өчен иң мөһиме – дәреслекләр һәм дәфтәрләр. Аларда боларның берсе дә юк, – дип сөйләде парламент җитәкчесе. – Без үз миссиябезне уңышлы башкарабыз дип уйлыйм. Бөтен ил ярдәм итә. Кайбер кешеләр соңгысын чыгарып бирә. Безнең халык бик ихлас һәм ярдәмчел. Бүген барыбызның да бурычы бер – авыр шартларда яшәүче андагы халыкка һәм үзебезнең егетләргә ярдәм итү. Татарстанда моның өчен күп эшләнә.
Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сүзләренчә, быел республикада ярдәмгә мохтаҗ 38 мең бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча алган. Шуларның 4500 меңе – әти-әнисе хәрби операциядә катнашучылар яки анда һәлак булганнар.
– «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» партия проектын 2007 елда башладык. Ярдәмгә мохтаҗ һәр баланы бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тырышабыз. Әмма яңа төбәкләрдәге балаларга ярдәмне күбрәк, юмартрак, әһәмиятлерәк күрсәтергә кирәк. Чөнки алар психологик ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларның әти-әниләре, әби-бабалары безгә күз яшьләре белән рәхмәт әйтә. «Көтмәгән, уйламаган идек», – диләр. Бу бик мөһим, – диде Татьяна Ларионова.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре укучыларына 2251 мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган букча җибәреләчәк. Яшь категорияләре буенча бүленгән уку кирәк-яракларын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән.
Шулай ук колонна составында Лисичанскидагы хастаханәләр һәм социаль учреждениеләр өчен шешәләргә салынган су тутырылган фура да китәчәк. Аны Сарман районы әзерләп җибәргән. Буалылар исә Рубежноеның зыян күргән объектларын торгызу өчен 10 тонна төзелеш материаллары җыйган. Барлыгы 45 тоннадан артык өч фура юлга чыгачак. Гуманитар колоннаны Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата барачак.
Фото: rt-online.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез