Үзәк хәрби округның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, язгы чакырылыш барышында Татарстаннан 3 меңнән артык егетне хәрби хезмәткә җибәрәчәкләр. Аларның 2 меңнән артыгын озаттылар инде.
Әле шушы көннәрдә генә 200 якын якташыбыз Ерак Көнчыгышка юл алды. Казанда аларны тантаналы шартларда озаттылар. Язгы чакырылыш барышында хезмәткә алынган егетләрнең күбесе махсус урта һәм югары белемгә ия. 400ләбе хәрби-учет белгечлеге буенча “С” категорияле йөртүче булып санала.
1 апрельдә башланган язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә. Быел армиягә алынган егетләр махсус хәрби операциядә катнашмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез