Аның сүзләренә караганда, ата-аналар өчен юллама бәясе бер сменага 306 сумга төшә. Чыгымнарның төп өлеше республика бюджеты хисабына финанслана. Барлык мәктәп яны лагерьларында балалар өчен ике тапкыр кайнар ашату оештырылачак.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен мәктәп яны лагерьларына бушлай йөрү каралган. Әлеге ярдәм чарасыннан 942 бала файдаланыр дип көтелә, – диде Ирек Ризванов.
Шуны да әйтергә кирәк, лагерь сменасы программасына илебезнең тарихына, традицияләренә һәм мәдәни күптөрлелегенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә торган патриотик юнәлештәге чаралар, иҗади һәм ял итү активлыклары кертелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез