Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган чараларда бу гыйбарәнең дөреслегенә кабат-кабат инанабыз. Төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар, чыннан да, шушы чорның мирасы булып, киләчәккә юл ярыр. Шуннан чыгып, без яшәгән заманга бәя бирелер. Ә ниндирәк мирас булыр икән ул? Кайбер фикерләргә, казанышларга күз салыйк әле.
«Аһ, нинди матурлык! Заманча комплекс диярсең!» – яңартылган ремонт-механика заводы бусагасын атлап керүгә, «Нефтехим»ның тәҗрибәле җитәкчеләре һәм беренче төзүчеләр шулай дип соклануларын яшерә алмады.
Дөрес туклану – сәламәтлеккә һәм зифа буй-сынга тәүге адым. Тик «дөрес» ризыклар арасында да төрлесен очратырга мөмкин.
Татарстан Республикасы тупланма бюджетының 2026 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча үтәлеше, салымнар керү динамикасы, илкүләм проектларны тормышка ашыру, 2027–2029 елларга бюджет һәм башка финанс өлкәсе мәсьәләләре турында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән сөйләштек.
Казан беренче тапкыр «Мәдәниятләр диалогы: Россия-ислам дөньясы» Халыкара студентлар форумын кабул итте. Ул «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» кысаларында уза. Чараны оештыручылар – Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды ярдәмендә Россия ислам институты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Мөхәммәд бен Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты.
Бу пьесага башка режиссерлар да игътибар итәр әле, чөнки әсәрдә көн кадагына суга торган проблемалардан тыш мәңгелек темалар турында да сүз бара.
Соңгы арада җәмәгатьчелек Татар опера һәм балет театры исеменнән «татар» сүзен алып ташлауны тәкъдим иткән түрәгә бәйле рәвештә шау-гөр килешеп алды. Бу театрга якын торган кеше булмагач, мин фикеремне белдермәдем инде. Либреттолар язучы шагыйрьләр, композиторлар өлешенә керергә җөрьәт итмәдем.
Балтач районының Иске Салавыч авылында гомер итүче Кәлимуллиннар гаиләсе бу көннәрдә кызлары Зәлиянең җидесен үткәрә. 14 яшьлек кыз бер атна элек янгында һәлак булды. Зәлияне соңгы юлга озатуда «ВТ» журналисты да катнашты. Саубуллашырга килүчеләр урамга сыймады... Ул көнне авыл гына түгел, бөтен район елады, әлеге фаҗига республиканы тетрәндерде.
Бөтендөнья космос атналыгының быелгысында Казан шәһәрендәге 16 нчы мәктәп укучыларының «Космос. Гагаринга» дигән гади генә адрес белән беренче космонавтка юллаган телеграммасы белән танышу иң дулкынландыргыч мизгел булгандыр, мөгаен.
Фикер өстәү
Фикерегез