Алеша 2022 елда беренче сыйныфта укыган. Һәр көн саен Веселая Лопань авылында юл кырыена чыгып, махсус хәрби операциягә баручы Россия хәрбиләрен сәламләгән. Ул чагында малайның башында бабасының каскасы булган. Бала аны соңыннан бер танкист бүләк иткән шлемофонга алыштырган.
Лешага быел 12 апрельдә 12 яшь тулган. Йөзү белән шөгыльләнә, гитарада уйнарга өйрәнгән, хәрби булырга хыяллана. Артиллериягә өстенлек бирә икән.
Малай Россия солдатлары хәрби бурычларын үтәр алдында үзенә бүләк итеп калдырган барлык истәлекле әйберләрне аерым бер чемоданда саклый. Бүләкләр арасында погоннан салдырып алган йолдызлар, төймәләр, кокарда. тельняшкалар бар.
«Бүләкләрне тартып чыгара да, кемнәр биргәнен искә төшереп утыра, елый. Бу кешеләрне белмәсә дә, үзара ниндидер бер элемтә барлыкка килгән. Мондый мизгелләрдә миңа авыр булып китә. Әмма, икенче яктан, баламның күзләрендә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, кешеләрне кызгану хисе күреп сөенәм», – дигән Алешаның әнисе.
Үз итеп кочаклап, энекәшләре кебек техникада утыртып йөрүләре малайның хәтеренә аеруча нык сеңеп калган. Шул ук вакытта, «йолдыз»га әйләнүенә карамастан, борынын өскә чөермәгән: һаман шундый ук ачык күңелле, мәрхәмәтле. Әнисе әйтүенчә, малайның холкы-фигыле тамчы да үзгәрмәгән.
Шул ук вакытта Алешаның гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышуын дәвам итә: гуманитар ярдәм җыя: хәтта алар өчен пилмән, вареник бөгәл. Алеша исә, әнисе белән еш кына солдатлар янына килеп, аларга гитарада уйный. Хәрбиләр янына шул танкист шлемыннан бара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез