Тротуарларны һәм юлларны чистарту кар яуганнан соң 3-12 сәгать эчендә башкарылырга тиеш, дип хәбәр итә ТАСС Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев сүзләренә сылтама белән.
Аның сүзләренчә, кар җыю өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы.
Алар үзләре даими рәвештә подъездларның түбәләрен карап, боз сөңгеләреннән чистартырга тиеш. Депутат белдергәнчә, эш башлау өчен мөрәҗәгатьне көтү – ул хокук бозу санала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез