Газетага язылу

Җиде зыян күрүче: Казанда берничә җитди авария теркәлгән

Узган тәүлектә Казан юлларында җиде кеше зыян күргән дүрт авария булган, дип яза шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.

Дүрт вакыйганың икесе җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле.

Тагын ике авария - бәрелеш: Совет районында машина йөртүче юл билгесе таләпләрен игътибарсыз калдырган, ә Яңа Савин районында юл чатына кызыл утка чыккан.

Барлыгы бер тәүлек эчендә шәһәрдә юл һәлакәтләре турында 165 хәбәр теркәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре