Идел буе федераль округы төбәкләрендә Бердәм тавыш бирү көне башланган

Бүген – 12 сентябрьдә Идел буе федераль округында Бердәм тавыш бирү көне башланган. Ул 14 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Округта 2 меңләп сайлау компаниясе, шул исәптән Татарстан Рәисен, Чуашстан, Пермь крае һәм Оренбург өлкәсе башлыкларын сайлау узачак.

Моннан тыш Казанда, Ижевск, Чабаксар, Түбән Новгород, Оренбург, Самара һәм Ульяновск шәһәрләрендә яшәүчеләр вәкиллекле органнарга сайлаулар көтә. Шулай ук Татарстанда, Оренбург һәм Самара өлкәләрендә муниципаль сайлау кампанияләр узачак. Тавыш бирү йомгаклары буенча 16 меңнән артыграк мандат биреләчәк.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бүген округ субъектлары буенча баш федераль инспекторлар белән киңәшмә уздырган. Иминлек, хокук тәртибе һәм террорчылык гамәлләреннән саклану мәсьәләләре аерым игътибар үзәгенә алынган.

Татарстанда 14 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование сайлау2025 выборы2025 выборы единый день сайлау Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре