Чит илләрнең махсус хезмәтләре диверсияләр ясау өчен илнең мөһим объектларына үтеп керергә омтыла. Куркыныч чит дәүләтләрнең разведка хезмәтләреннән дә, халыкара террорчылык оешмаларыннан да яный.
Сергей Шойгу сүзләренә караганда, сүз, шартлаткыч һәм пилотсыз очкычлардан файдаланып, террорчылык актлары кылу, объектларны юк итү турында гына бармый. Шулай ук киберһөҗүмнәргә каршы көрәш мәсьәләсе дә кискен тора, дигән ул. Дошманның мәгълүмат урлау һәм технология диверсиясе оештыру ниятеннән әһәмияле дәүләт һәм сәнәгать объектларына үтеп керү куркынычы бар. Иминлек советы секретаре белдергәнчә, Президент Владимир Путин илдәге мөһим объектларны саклауны көчәйтү өчен ихтыярыйлар төркемнәрен булдыру турындагы тәкъдимне хуплаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез