Идел елгасында “Ак Барс” командасының атаклы фанатын эзләү дәвам итә

Яшел Үзән районында Иделдә катер әйләнеп капланганнан соң югалган ир-затны дүртенче тәүлек эзлиләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, водолазлар табиб-стоматолог, “Ак Барс” хоккей клубының танылган җанатары Антон Агафоновны әле һаман таба алмыйлар.

Фаҗига 12 сентябрьдә Октябрьск бистәсе янында булган: Velvette 20 ял катеры 7 пассажиры белән әйләнеп капланган. Соңгы мәгълүматларга караганда, 4 кешенең һәлак булуы расланган. 3се исән-имин калган. Водолазлар катерны яр буеннан 500 метр ераклыкта 17 метр тирәнлектә тапканнар.
Эзләү эшләренә 22 белгеч һәм 11 берәмлек техника, шул исәптән 9 көймә һәм пилотсыз очкычлар җәлеп ителгән. Россия Тикшерү комитеты су транспорты хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Татарстанның транспорт прокуратурасы да көймәләрдә йөрүнең иминлеге турында законнарның үтәлүен тикшерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре