Идел елгасында фаҗига: 7 кешелек катер баткан

Октябрьский авылы тирәсендә Идел елгасында катер баткан, анда 7 кеше булган. Шуларның 3 се исән, 4 кеше баткан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Фаҗига урынына коткаручылар һәм ГИМС инспекторлары килгән. Су өстендә 2 кешенең гәүдәсе табылган, 2 кешене эзләү дәвам итә.
Катерда йөзүчеләрнең коткару жилетласы булмаган. Моннан тыш, пассажирлар сыйдырышлыгы нормалары да бозылган – 6 кешегә исәпләнгән кечкенә судно артык йөкне күтәрә алмаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш дирекциясенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова билгеләп үткәнчә, кече суднолар белән идарә итүче затлар Таможня берлегенең «Кече суднолар куркынычсызлыгы турында» техрегламент таләпләрен үтәргә, шул исәптән судноның һәм аның механизмнарының эшләвен, кирәкле җиһазлар, коткару чаралары белән тәэмин ителүен, шулай ук судноларда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне тикшерергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре