Газетага язылу

Идел Кыямов: «Танылган кеше баласы булу ул җиңел әйбер түгел»

Диктор, актер, алып баручы, модель... 70 төрле һөнәр дә аз инде ир-егетләргә! Идел Кыямов кебек егетләргә! Хәзер исә ул да тормышындагы иң зур рольләрнең берсен башкара – быел Идел әти булды. Аның белән җәһәт әңгәмә корып алдык.

– Идел, танылган шәхеснең баласы, ике журналистның (Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар. – Ред.) улы булуның өстенлекле ягы да, читен яклары да бардыр. Әтиегез һәм әниегезнең исеме тормышта ярдәм итәме?

– Танылган кеше баласы булу ул җиңел әйбер түгел. Берәр уңышка ирешсәң, кешеләр: «Ну, конечно, Фәлән-фәлән малае ич ул!» – диләр. Уңышсызлыкка юлыксаң: «Пфф.. Фәлән-фәлән малае бит ул! Азган. Избалованный!» – диләр. Шуңа күрә монда кемгәдер ошарга тырышып яшәп булмый. Үз көнеңне үзеңә кайгыртырга кирәк! Әлбәттә, әти-әниемне халык белә. Тик соңгы арада «Кем соң ул Илдар Кыямов?» – дип сораучылар да булгалады. Әниемә дә: «Вы ведь мама Иделя? Мы его знаем! Смотрели спектакль с его участием», – дип әйтәләр. Хәзер тормышның шундый этабына кереп барабыз – минем исемем дә аларга тормышта ярдәм итәргә мөмкин (көлә).

– Хәзер сез дә – әти кеше. Үзегездә ниндидер үзгәреш сизәсезме? Балагызны нинди итеп тәрбияләячәксез?

– Улым тугач, җаваплылык өстәлде. Тегенди-мондый бул дип, махсус тәрбияләп булмый. Безнең үрнәктә тәрбияләнә. Гаиләдә ни күреп үссә, шундый була инде. «Оясында ни күрсә, очканда шул була», – ди бит халык.

– Сез – менә дигән диктор тавыш иясе дә. Тавышны саклау, дөрес итеп сөйләшү буенча берничә киңәш бирегез әле.

– Тавыш ул – Ходайдан бирелгән зур нигъмәт. Сүз белән эшләүчеләрнең эш коралы – тел. Шуңа күрә сәламәтлеккә икеләтә игътибарлы булырга кирәк. Тәмәке тартмаска һәм аракы эчмәскә дигән киңәш бирер идем.

– Бер сүз белән әйткәндә, сез – нинди: нинди абый, нинди әти, нинди ир, нинди кеше?

– Тиктормас, хезмәт сөючән.

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

– Яраткан ризыгыгыз?

– Бөтенесен яратам, аеруча хатынымның әнисе пешергәнне.

– Соңгы укыган китабыгыз?

– Фатих Кәрим турында.

– Гаилә – ул ...

– ...якын кешеләр.

– Яраткан шагыйрегез?

– Фатих Кәрим, Һади Такташ, Сергей Есенин.

– Иң бәхетле көнегез?

– Һәрбер көнгә куанып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип сөенеп яшим! Иң мөһиме: һәрберебез исән-имин булыйк!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Идел Кыямов

Көн хәбәре