Казанда 19 һәм 20 сентябрьдә «Игелек Кәрзине» хәйрия акциясе узачак. Аны «Милосердие Казань» ярдәм хезмәте һәм «Банк еды «Русь» хәйрия фонды оештыра. Җыелган продуктларны авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә тапшырачаклар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Акциядә катнашу өчен ярмалар, макароннар, он, шикәр һәм тоз, консервалар, үсемлек мае, чәй һәм кофе, печенье сатып алырга кирәк. Волонтерлар икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт продукциясе, туңдырылган товарлар, тәмәке әйберләре, дарулар кабул итмәячәк.
Сатып алынган продуктларны супермаркетларның махсус кәрзиннәрендә калдырырга кирәк. Шулай ук шәһәр халкы товар җыюда ярдәм итә ала. Моның өчен +7(996)900-50-30 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Казандагы супермаркетларның адреслары: Декабристлар урамы 8, 152; Фучик урамы 92а, 110а, 123а; Глушко урамы 35; Җиңү проспекты 33; Ленинград урамы, 32; Копылов урамы, 5/1; Бутлеров урамы 56; Батыршин урамы 20а; Р.Зорге урамы 47; Восстание урамы 56, Ибраһимов урамы 56, Садовая урамы 5а (Осиново бистәсе); Светлая урамы 10 (Осиново бистәсе).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез