Игезәкләр туганда иминият стажын арттырырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутатлары берьюлы ике һәм аннан күбрәк бала карау чоры өчен, шулай ук беренче бала белән декрет ялыннан чыкканчы икенчесе туган очракта иминият стажын арттыруны күздә тоткан төзәтмәләр әзерләгән. Бу хакта “ТАСС” Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов сүзләренә таянып яза.

Иминият стажы пенсиягә чыгу хокукын билгеләүдә һәм аның күләмендә исәпкә алына. Нилов әйтүенчә, хәзерге вакытта игезәкләр тапкан анага, балалары санына бәйсез рәвештә, декрет ялының нибары 1,5 елы гына иминият стажына кертелә.

“Гадел түгел бу. Шуңа күрә төзәтмәдә һәр баланы караган өчен 1,5әр елны иминият стажына кертү күздә тотыла. Ягъни 2 игезәк бала караган өчен иминият стажы – 3 ел, 3 игезәк бала караган өчен – 4,5 ел”, – дип аңлатып үткән депутат.

Ул шулай ук үзгәрешләрнең беренче бала белән декрет ялыннан чыкканчы икенчесен табучыларга да кагылачагын билгеләп үткән.
“Мәсәлән, хәзер беренче балага бер яшь тулуга ук икенчесе туса, иминият стажына нибары 2,5 ел гына кертелә. Ә төзәтмә 3 ел – һәр балага 1,5әр ел күздә тота”, – дип аныклап үткән Нилов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре