«Игътибар – балалар!» Татарстанда яңа уку елы башлануга багышланган чаралар узачак

Татарстанда 25 августтан 7 сентябрьгә кадәр яңа уку елы башлануга багышланган «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы узачак.

Республика автоинспекторлары мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы урам-юл челтәренең торышын тикшерәчәк. Мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар биреләчәк.

Шулай ук 1 сентябрьдән ДАИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре янында рейдлар үткәрәчәк.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга балаларына юлда йөрү кагыйдәләре турында даими рәвештә искә төшереп тору һәм үз үрнәгендә юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтү мөһимлеген искәртә. Балаларны машина юлында уйнамаска һәм юлны олы кешеләр белән бергә, җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга өйрәтергә кирәк.

Шулай ук мәктәпкә бару юлында куркынычсыз маршрутлар сайларга, вакытны планлаштырырга һәм балалар яхшырак күренсен өчен аларга ачык киемнәр кидерергә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре