Газетага язылу

Игнат Изотов: «Мине «Ай, былбылым» белән йоклатканнар»

Бер атна буе Казанда Россия эстрадасы йолдызлары һәм яшь башкаручылары кунак булды. Татарстан башкаласында икенче тапкыр узган «Яңа дулкын» фестивале тәмам.

Игнат Изотов: «Мине «Ай, былбылым» белән йоклатканнар»
Фото: Игнат Изотовның шәхси архивыннан

Быел әлеге зур чарада катнашучылар арасында Питрәч районының Кощаково авылында туып үскән Игнат Изотовны да күрдек. Аның белән очрашкач, үзе турында күпләр белмәгән якларын сораштык. Татар халык җырларын да бик оста башкаручы егет, мәктәпне тәмамлаганда, татар теленнән имтихан да тапшырган икән.

– Социаль челтәрләрдә татарча җырлаган видео таралгач, сиңа игътибар тагын да артты. Үзең белән якынрак таныштыр әле.

– Хәзер Казанда яшәсәм дә, авылга гел кайтып йөрим. Туган авылымда үземә көч алам, көйләр язу өчен илһамны да шунда табам. Анда үземнең кечкенә генә студиям бар. Мондый мөмкинлек биргән авыл клубы директорына зур рәхмәт. Көндез рәхәтләнеп балыкка йөрим, клубта төрле түгәрәкләр үз эшен тәмамлагач, кич белән шунда барып, көйләр иҗат итәм.

Фото: видеодан скриншот

– Татарча җырга мәхәббәтне кем тәрбияләде?

– Минем күңелемә ул тәрбияне әниемнең әтисе – дәү әтием Тәлгать салды. Әни сөйләве буенча, миңа әле 1,5–2 яшьләр тирәсе булганда ук, ул бишек җырларын һәм «Ай, былбылым»ны җырлап йоклаткан. «Син шунда ук йокыга китәсең, ә уянгач, тагын «Ай, былбылым»ны җырлауны сорый идең», – дип, гел искә ала ул. Бабаем гармунда да уйный иде, кулына гитара да тотты. Күренекле җырчыларыбыз, аеруча Илһам Шакиров җырларын башкара иде. Ул минем дә җырга-моңга якын булуымны теләде. Кызганыч, бүгенге иҗатымны, уңышларымны гына күрә алмады. Дәү әтием миңа Тимур дип исем кушарга теләгән. Ләкин әнигә Игнат исеме бик ошаган һәм ул үз сүзендә торган, бәхәсләшеп тә алганнар.

– Җырлаганда татар авазларын бик дөрес итеп әйтәсең.

– Кеше ни генә булса да, барыбер үз тамырларыннан ерак китми ул. Бигрәк тә Татарстанның үзәгендә яшәп, син үз халкыңның мәдәнияте, сәнгате белән таныш булырга тиеш. Мин татарча әйбәт аңлыйм. Сөйләшергә генә авыррак. Мәктәпне тәмамлаганда, татар теленнән имтихан да тапшырган идем. 90 балл җыйдым. Яшермим, шпаргалкасыз гына булмады инде. Музыка мәктәбендә укыганда да уен коралларында Салих Сәйдәшев көйләрен, вальсын уйнадым. Вокал буенча укытучым да татарча җырларга өйрәтте. Мине татар музыкасына дустым, Татарстанның атказанган артисты Илгиз Зәкиев тә тартты. Гел Илһам Шакиров җырларын башкардык, милли бормаларны өйрәтте. «Миннән булмый», – дигәндә дә Илгиз: «Була, колакларың бар, тавышың бар», – дип, һаман хаталарымны төзәтте.

– «Яңа дулкын» конкурсында син үзең иҗат иткән җырны да башкардың. Композитор Игорь Крутой синең чыгышыңны югары бәяләде. Ул мактау сүзләрен теләсә кемгә әйтә торган кеше түгел.

– Бу – минем өчен конкурста иң зур бүләк. Хатыны Ольга да сәхнә артында мактау сүзләре әйтте. Конкурста 12 кеше арасында дүртенче урынга лаек булуым начар күрсәткеч түгел дип саныйм. Кая таба үсәргә кирәклеген хәзер яхшы беләм. Үземә максатлар куйдым. Иң мөһиме: үз-үзеңә ышанырга, музыканы яратырга һәм булдыра алган хезмәтеңдә үсәргә кирәк. «Яңа дулкын»да катнашып, танылу алдым, яңа дуслар таптым. Социаль челтәрләрдә миңа бик күп язылалар. Һәм кешеләрнең җылы сүзләре тагын да илһамландыра.

– Фестивальдә катнашу кем идеясе булды?

– Конкурста катнашырга теләгән һәркем шикелле үк гариза яздым. Танышлар, дуслар да: «Син бит җырлар язасың, катнаш, нишләп үзеңне күрсәтмисең?» – диде. Үзем иҗат иткән җырларны бәйгеләргә тәкъдим итү минем өчен һәрвакыт ничектер авыр булды. Совет чоры җырларын, Мөслим Магомаев репертуарындагы җырларны башкаручы буларак та читен иде. Монда бит попса белән чыгыш ясарга кирәк. Совет чоры җырлары, классика ул – безнең өчен зур мәктәп. Мин үземне бүгенге зумерлар рәтенә дә кертмим, ләкин бер урында гына тукталып калу яклы да түгел. Җыр сәнгатендә дә яңа технологияләр барлыкка килә, аранжировкалар да үзгәреп тора. Шуңа күрә алга барырга, сыйфатлы җырлар, көйләр иҗат итәргә кирәк.

Фото: видеодан скриншот

– Мондый зур чарадан соң Мәскәүгә күчү планнары барлыкка килмәдеме?

– Әлегә Казаннан беркая да китәсем килми. Өйләндем, гаиләм белән шушында төпләнеп яшибез. Безгә бик ошый. Иҗатымны яратучы үз тамашачым, үз мохитем бар.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре