«Яшьләр сәяси яктан битараф дигән фикер чынбарлыкка туры килми». Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының беренче проректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Көнбатыш тарафыннан булган басым яшьләрдә кире реакция – читләшү һәм үз бердәмлеген тою хисен уята. «Без студентлар белән аралашканда, менә нәрсәгә игътибар итәбез: алар кайвакыт яртышар сәгать буе бер-бер артлы төрле сораулар яудыра. «Моны аңлатыгыз әле? Ни өчен шулай? Нәрсә булыр?» Моны күрү бик күңелле, әлбәттә», – дип билгеләп үтте Игорь Бикеев.
Белгеч фикеренчә, яшьләрдә Ватанпәрвәрлек хисе арта. «Бу бик сөендерә. Иманым камил, сайлау көннәрендә студентлар бик актив булачак, участокларга киләчәк, – диде ул. – Безнең – профессорлар һәм экспертларның бурычы – аларга асыл кыйммәтләрне һәм дөрес юлны күрсәтү».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез