
«Идел – Янцзы» Советы, хезмәттәшлек механизмы буларак, безнең илләр мәнфәгатьләренә тигез дәрәҗәдә җавап бирә һәм киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек характерындагы Россия-Кытай мөнәсәбәтләре эчтәлегенә туры килә.
Бу хакта бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда «Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек буенча Советның V утырышында хәбәр итте.
Чара Казан Ратушасында узды.
"Безнең илләр бергәләп киләчәктә хәрәкәтнең яңа юлларын эзли, һәм монда механизмнарның берсе булып «Идел – Янцзы» халыкара хезмәттәшлек форматы тора, - диде Игорь Комаров, утырышта чыгыш ясаганда. - Ул ике яклы хезмәттәшлекнең барлык өлкәләрендә дә уңай шартлар тудыруга ярдәм итә, һәм иң мөһиме - бу хезмәттәшлек икътисадый үсешкә генә түгел, Россия белән Кытай халкының традицион дуслык мөнәсәбәтләрен тирәнәйтүгә дә ярдәм итә.
«Идел – Янцзы» форматында хезмәттәшлек үсешен характерлаучы төп фактор - хезмәттәшлекнең шартнамә базасын киңәйтү. Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы регионнары һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымы провинцияләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек турында 54 килешү төзелгән. Төзелгән килешүләр саны буенча 6 килешүгә кул куйган Чуаш Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе алда бара. Башкортстан, Мордовия һәм Татарстан Республикалары, шулай ук Самара һәм Саратов өлкәләре 5әр килешү имзалады».
"Минем кушуым буенча хезмәттәшлекнең хокукый базасын ныгыту өчен Идел буе федераль округы төбәкләре югарыда күрсәтелгән төбәкара килешүләрне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын әзерләделәр. Күп кенә төбәкләрдә алар партнерлык провинцияләрен килештерүдә тора", - дип хәбәр итте Игорь Комаров. Ул төбәкара килешүләрне гамәлгә ашыру буенча уртак планнарга кул кую аларның һичшиксез үтәлүенә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.
"Тышкы сәүдә күрсәткечләре үзара кызыксыну һәм уңай үсеш турында сөйли. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай арасында тышкы сәүдә әйләнеше уңай динамика күрсәтә – 2023 ел дәрәҗәсенә карата 106,9%. Идел буе федераль округы өчен тышкы сәүдә әйләнешендә Кытай өлеше 23% тәшкил итә. Округның күпчелек төбәкләре өчен Кытай төп сәүдә партнеры булып тора", - дип ассызыклады РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
Искәртәбез, «Идел – Янцзы» Советы утырышында КХР Дәүләт Советы Премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәистәше Чжан Гоцин, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Белешмә өчен:
«Идел – Янцзы» форматындагы Төбәкара хезмәттәшлек советы 2016 елда тотрыклы икътисадый үсеш, фәнни-мәгариф һәм мәдәни багланышларны киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу максатларында төзелгән иде.
Беренче утырыш 2016 елда - Ульяновск шәһәрендә, икенчесе – 2017 елда Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә, өченчесе 2019 елда Чабаксар шәһәрендә узды. 2023 елда дүртенче утырыш Цзянси провинциясенең Наньчан шәһәрендә узган иде. 2025 елда советның бишенче утырышы Казан шәһәрендә уза
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез