БРИКС саммиты барышында чит ил делегацияләреннән чәкчәк рецептына бәйле сораулар күп килгән. Бу хакта саммит йомгакларына багышланган брифингта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтте.
"Чәкчәк безнең кунакчыллыгыбызның "йомшак көч"енә әверелде. Бик күпләр дәүләт башлыклары нәрсә ашап карады соң, дип кызыксынды. Аның рецептына бәйле сораулар даими килеп торды", - диде Андрей Савельев.
Билгеле булганча, БРИКС саммитына килүчеләрне ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар. "Дәрәҗәле кунаклар чәкчәк кабып карап безгә хөрмәт күрсәтте", - диде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары.
Ул Президентлар өчен әзерләнгән чәкчәкнең серен генә чишмәде. "Аның аерым рецепты юк", - дип кенә чикләнде Игорь Савельев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез