Стратегик инициативалар агентлыгы һәм "ВЭБ.РФ"ның Татарстанга бизнес-миссиясе кысасында, "ВЭБ.РФ" дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов җитәкчелегендәге делегация "КАМАЗ"да булды.
Заводның Фәнни-техник үзәгендә кунакларга электр энергиясен төнлә җыючы "КАМАЗ-6282" электробусын күрсәттеләр. Аның үзенчәлеге - ул эштән бушаган арада, утка тариф очсызрак булганда энергия җыя.
Фәнни-техник үзәктә "Атом" электромобилен дә тәкъдим иттеләр. Тәүге машиналарны 2025 елда җитештерә башларга ниятлиләр. Әлегә проект кысасында сынау эшләре бара. "Атом"ның төп штабы Чаллыда урнашкан. Биредә 1 меңгә якын кеше эшли.
Чаллыга сәфәр барышында "Мастер" Кама индустриаль паркы, "Олимп" сәнәгать паркы эше белән дә таныштылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез