Татарстанда ел башыннан яңа туган сабыйларга иң еш һәм иң сирәк кушылган исемнәр билгеле. ЗАГС мәгълүматларына караганда, гыйнвардан августка кадәр туган кызчыкларга иң еш кушылган исемнәр: Әминә, София, Айлин, Ясминә, Эмилия, Амелия, Ева, Мәрьям, Есения, Василиса, Арина, Виктория һәм Мия. Малайлар арасында иң күп очраганы – Әмир, Тимур, Мирон, Марк, Матвей, Кәрим, Артем, Михаил һәм Эмиль.
Кызларга Алитея, Амали, Аннабель, Илиф, Ия, Ребекка, малайларга Алхан, Амур, Бату, Вепа, Шант, Каан, Лавр кебек исем кушучылар да булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез