Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда июль аенда өстәмә ял көне булачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.
«Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча Корбан гаете туры килә торган көн Татарстан Президенты карары белән билгеләнә. Республиканың Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда мөселманнарның Корбан бәйрәме көне 20 июльгә туры килә», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда 20нче июль эшләми торган ял көне булачак. 19 июльдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез