Июльдә көчле давыл вакытында зыян күргән Әлмәт балалар бакчасы әле дә төзекләндерелмәгән

Әлмәттә 20 июль көнне булган ураган вакытында бер балалар бакчасының коймалары авып беткән. Әлегә кадәр көчле җилнең "нәтиҗәләре" - җимерекләр каралмаган. Бу хакта "Халык контроле"системасына шикаять язган җирле кеше хәбәр иткән дип яза, "Әлмәт хәбәрләре" .

Шәһәр Башкарма комитетында бу проблема турында белүләре һәм тиз арада хәл итәчәкләре хакында әйткәннәр. Якын көннәрдә төзекләндерү оешмасы балалар бакчасы коймаларын торгызуга керешәчәк, дип ышандырганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре