Россия Туроператорлар ассоциациясендә быел июнь аенда Төркиядә ял итү бәяләре күрсәтелгән таблица белән таныштырганнар. Бәяләр “все включено” форматында, 10 көнгә ике кеше исәбеннән бирелгән, дип яза “Татар-информ”.
Таблицадан күренгәнчә, “дүрт йолдызлы” арзанрак кунакханәдә яшәп ял итү 138 123 сумга төшәчәк. Шунысы да бар: кунакханәнең урнашу урынына карап, бәяләр 148 423 сумнан 229 632 сумга кадәр билгеләнгән.
Ә инде “биш йолдызлы” кунакханәдә иң арзанлы ял өчен 158 934 сум түләргә туры киләчәк. Бу очракта да ял итү хакы кунакханәнең урнашу урынына карап үзгәрә: 192 149 сумнан 1 440 548 сумга кадәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез