Газетага язылу

Июнь аеннан гаиләләргә яңа түләү бирелә башлаячак

Быел июнь аеннан яңа ярдәм чарасына – еллык гаилә түләве алуга гаризалар кабул итү башлана. Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, түләнгән салымның (НДФЛ) бер өлешен кире кайтарудан гыйбарәт бу. «Дәүләт эшләүче ата-ананың узган елгы кеременә салымны гадәттәге 13 процент урынына 6 процентлы ставка буенча яңадан исәпләп, аермасын картага күчерә. Ягъни гаилә үзеннән тотып калынган салымның яртысы чамасын кире алачак»,– дип аңлатып үткән депутат.

Әлеге түләүгә эшләүче ата-аналар, уллыкка (кызлыкка) бала алучылар, опекуннар яки попечительләр хокуклы. Шартлары: гаиләнең 18 яшькә кадәрге  (көндез укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике яки  күбрәк баласы булырга, җан башына кереме күләме төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмаска тиеш.

Гаризаны 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Күп функцияле үзәктә яки Россия Социаль фондының клиентлар хезмәтендә тапшырырга мөмкин. «2025 ел өчен тәүге гаризалар 2026 елның 1 июненнән кабул ителә», – дип аңлатып үткән Говырин. Фонд 10-20 эш көне эчендә тиешле карар чыгара, шуннан соң 5 көн эчендә акча күчерелә.

Парламентчы сүзләренә караганда, әлеге чараны гамәлгә ашыру өчен 2026 елга федераль бюджетта 120 миллиард сум чамасы каралган.

Исегезгә төшерәбез: гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре