Июнь башыннан май аенда 80 яшен тутырган кешеләрнең пенсияләре артачак. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
Өстәмә түләү күләме пенсиянең фиксацияләнгән өлешнең 100 процентын тәшкил итәчәк. 2024 елда ул - 8 мең 134 сум 88 тиен, димәк, түләү 16 269 сумга кадәр артачак.
Өстәмә түләү туган көннән билгеләнә, ләкин июнь аеннан гына түләнә. Моның өчен гариза да бирергә кирәкми - пенсияләр автомат рәвештә арттырылачак.
Моннан тыш, әлеге үзгәрешләр бары тик картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына кагыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез