Июнь һәм июль айларында Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 700 мең сум ала

Алар үзләре, шулай ук гаиләләре республика, федераль дәрәҗәдәге барлык ташламаларга, ярдәм чараларына ия булачак.

Татарстанда җәйнең ике аенда Россия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куючылар 700әр мең сум алачак. Рөстәм Миңнеханов республикада контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләргә бер тапкыр түләнелә торган акчаны 505 мең сумга җиткерергә карар иткән. Оборона министрлыгының 195 мең сумына өстәлә ул. Шул рәвешле яңа контрактникларга бер тапкыр түләнелә торган финанс ярдәменең гомуми күләме 1 миллион сумга җитәргә мөмкин (Татарстан шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре ярдәмен дә исәпкә алып).

Контракт төзергә карар итүчеләрнең һәммәсенә, яшәү урынына карамастан (чит ил кешеләрен дә кертеп), әлеге ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

Республика хакимияте халыкның, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм эшмәкәрләрнең уртак тәкъдимен хуплаган. Контрактникларны, хәрбиләр теләгеннән чыгып, яхшырак кирәк-ярак белән тәэмин итәчәкләр.

Яңа контрактникларга, финанс ярдәменнән тыш, үзләре һәм гаиләләре өчен республика, федераль дәрәҗәдәге барлык ташламалар биреләчәк, ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Контракт төзүчеләрнең предприятиеләрдә эш урыны, хезмәт хакы сакланып калачак, гаиләләре даими игътибар-кайгырту үзәгендә булачак.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре