Пермь шәһәрендә ике укучы кыз фатирдагы ис газы белән агуланган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Пермь крае буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар мәетләрен 14 июньдә Охотников урамындагы йортта фатирларның берсендә тапканнар. Урынга килгән ашыгыч ярдәм бригадасына үлем фактын раслыйсы гына кала.
Һәлак булучыларның 2007 һәм 2010 елгы булуы ачыкланган. Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, алардан тыш бинада 2011 елда туган ике балигъ булмаган бала тапканнар, алар хастаханәгә озатылган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шаһитлар һәм зыян күрүчеләр сораштырыла. Килеп чыккан хәлнең шартлары билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез