Ике баласы белән тәрзәдән сикерер алдыннан "Ашыгыч ярдәмгә" шалтыраткан (ФОТО)

Бүген, Мәскәүдә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз ике баласын кочаклап 9 каттан сикерә. Үзе һәм 9 айлык кызы һәлак була, 3 яшьлек улы исән кала. 

Тәрәзәдән сикерер алдыннан хатын-кыз баласының хәле начар булуга зарланып, "Ашыгыч ярдәм"гә шалтырата. Чакыруга килгән медицина хезмәткәрләренә ишек ачучы булмый.

Фаҗига булганнан соң фатирга кергән полиция хезмәткәрләре өстәлдә "Виталийны төрмәгә утыртмагыз" дигән язу таба. Ә гаилә башлыгы - Виталийны исә шок хәлендә хастаханәгә озаталар.

ФОТО: life.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фаҗига балалар

Көн хәбәре