Газетага язылу

Ике «больничный» алуның шартлары турында сөйләделәр

Берьюлы ике килешү – хезмәт килешүе (төп эш урынында төзелә) һәм граждан-хокукый килешү (төп эш урыныннан тыш, әле тагын кайдадыр эшләүчеләргә төзелә) буенча эшләүчеләр «больничный» буенча ике тапкыр түләү алуга хокуклы. Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисе беренче урынбасары Татьяна Буцкая «ТАСС» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, төп эш урынында «больничный» исәпләгәндә, граждан-хокук килешүе буенча алынган керем исәпкә кертелми.

Кеше берничә граждан-хокук килешүе, автор заказы килешүләре төзегән очракта, барыбер бер «больничный» гына түләнелә, әмма аның күләме шушы килешүләр буенча түләнелгән уртача хезмәт хакына бәйле булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре