Ике ел чәчәк атмаган дәлияләр чәчәк аткан

Килешәсездер: быел көз җылы көннәре белән дә, купшылыгы да белән дә сөендерде.

Интернет көзге табигать матурлыгын сурәтләгән фотоларга күмелде. Бакчачылар исә хезмәт җимешләре белән мактана. Ә менә Арча районының Шушмабаш авылыннан Венера Фатыйхованың горурлыгы – чәчәкләр. Быел аеруча сары төстәге дәлияләре зур булып чәчәк аткан. “Ике ел чәчәк атмады, ә быел чәчәкләре авырлыгыннан өзелеп төшмәсен дип, сабагын, кырыена агач кадап, ныгытырга туры килде”, - дип Венера апа.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре