Газетага язылу

Ике һәм аннан да күбрәк балалы эшсез гражданнарга пособие түләү тәкъдиме белән чыктылар

Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары төркеме җиде яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшсез ата-аналарга бала карау өчен айлык пособие түләү турында закон проекты әзерләгән.

Закон проекты Россия Хөкүмәтенә тәкъдим ителгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инициатива авторлары фикеренчә, гамәлдәге дәүләт пособиеләре системасында бала карау өчен айлык түләүләр 1,5 яшькә кадәр генә каралган.
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, пособиене җиде яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшсез әниләргә, әтиләргә яки опекуннарга түләргә тәкъдим ителә.

Закон проектында билгеләп үтүләренчә, пособие күләме федераль минималь хезмәт хакы дәрәҗәсеннән (2025 елда – 22 440 сум) дә ким булмаска тиеш. Пособие федераль бюджеттан Россия Пенсия һәм социаль иминият фонды аша түләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта  «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре