Иркутск өлкәсендә урнашкан авылдагы шәхси йортта ике яшьлек бала шакшы су чокырына төшеп һәлак булган. Бу хакта “KazanFirst” Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
– Бер мәлгә әти-әнисе игътибарыннан юк булган 2 яшьлек малай ташландык су чокырына төшкән һәм шуннан чыга алмаган, – диелгән ведомство хәбәрендә.
Әти-әнисе баланны таба алмыйча гаҗиз булган. Сабыйның мәетен чокырдан тапканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез