Газетага язылу

Ике яшьлек кызының үлеме өчен әтисе штраф түләячәк

Удмуртиянең Можга районында ике яшьлек кыз үлеменнән соң, аның әтисенең саксызлык аркасында килеп чыккан үлемдә гаепле дип табалар. 28 яшьлек ир-ат 5 мең сум күләмендә штраф түләячәк, дип хәбәр итә Izhlife Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән.

"Баланың әтисе үз гаебен тулысынча таныды. Тикшерүче ир-атка суд штрафы рәвешендә җинаять-хокукый характердагы чара билгеләү турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать иткән», - диелә хәбәрдә.

Бу хәл 16 июльдә булган. Районның бер торак пунктында бала караусыз ишек алдында уйный. Кыз су тулы мичкәгә егылып батып үлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

бала үлем әти-әни

Көн хәбәре