Ике яшьлек сабый әнисен атып үтергән

Бразилиянең Мату-Гросу-ду-Сул штатында ике яшьлек сабый бабасының пистолетыннан әнисенә аткан.  “Известия” шул хакта хәбәр итә.

Бу хәл  ишегалдында булган. Әти-әнисе игътибарын читкә юнәлткән арада, бала пистолетны өстәлдән үрелеп  алган да әнисенә төбәп аткан.  Хатын-кызны ашыгыч төстә хастаханәгә озатканнар. Ләкин медиклар аны үлемнән коткарып кала алмаган.

Полиция җан тәслим кылган хатын-кызның әтисенең корал саклау һәм йөртү буенча лицензияcе булган,  шулай ук фермерлык белән шөгыльләнгән. Фаҗигадән соң корал хуҗасына ниятләнелмәгән үтерү һәм корал саклау кагыйдәләрен бозу статьялары буенча гаепләү белдерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре