? Ни өчен билгеле бер белгечләр генә сайлап алынган?
– Республикада тормышка ашырыла торган барлык программалар буенча кабул итәчәкбез. Алар арасында авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, химик юнәлеш, мәгълүмат, нефть технологияләре, бакча-парклар ландшафты һәм график дизайн да бар. Чагыштыру өчен, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә 19 юнәлеш кенә. Ә бездә 40 һөнәр. Алар 51 көллияттә тормышка ашырыла. Без республикада хезмәт базарында кытлык булган, «Россиядә эш» порталындагы иң кирәкле һәм оешмалар сораган белгечлекләрне сайлап алдык. Студентлар бушлай укыячак.
? Сәламәтлекләре чикле балалар сынауда ничек катнашачак?
– Ташламалар да, аларның хокуклары да сакланачак. Бу категориядә дә беренче булып керү ташламалары бирелә.
? Әгәр укучы дүрт сынау сайлап, ике ирекле сынауны тапшыра алмаса, аңа аттестат биреләчәкме?
– 1 мартка кадәр ничә сынау тапшырачагын хәл итеп бетерергә кирәк. Бирә алмаган очракта, 1 сентябрьгә кадәр өстәмә көннәрдә тапшыру мөмкинлеге бар.
? Ике сынау гына биргән очракта, башка фәннәр буенча шөгыльләнмәсәң дә ярыймы?
– Башка фәннән шөгыльләнмичә булмый. Имтиханга кертелү өчен чирек беткән саен аттестация тапшырасы. Барлык фән буенча да шөгыльләнеп, укучы яхшы билгеләр алырга тиеш.
? Ике сынау белән керүчеләр арасында конкурс булачакмы?
– Аттестат буенча конкурс булмый. Сынауда катнашучылар барысы да сайлаган һөнәрләренә керәчәк. Бер нечкәлеге бар: үз районнарында яшәүчеләрне беренче чиратта кабул итәчәкләр. Башка район һәм шәһәрләрдән килүчеләр калган урынга карап керәчәк.
? Дүрт сынау биргәннәр әлеге исемлектәге программа буенча укырга керә аламы?
– Андый мөмкинлек булачак. Без башта ике имтихан белән керүчеләрне кабул итәчәкбез. Калганнарында алар да катнаша алачак.
? Ике сынау биреп, унынчы сыйныфка кереп буламы?
– Унынчы сыйныфка һәм көллиятләрдәге әлеге исемлектә каралмаган башка белгечлекләргә кереп булмый. Әгәр икеләнәсең икән, дүртне сайлагыз.
? Ике сынау белән көллияткә керүчеләр алга таба вузга керә аламы?
– Керә ала. Тик укуларын үз профильләре буенча гына дәвам итә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез